ак

ак
I. 1. Кар, сөт һәм акбур төсенә якын ачык төс 2. Чиста, керсез. күч. Эчкерсез, саф, гөнаһсыз 3. Чал ак сакаллы карт 4. Гражданнар сугышында большевикларга каршы булган ак офицер и. АКЛАР – Контрреволюционерлар, акгвардиячеләр, большевизм дошманнары 5. күч. Ягымлы, җылы ак сүз белән, ачык йөз белән 6. и. АКЛАР – Шашка, шахматның ак яки ачык төстәге фигуралары. АК АЛТЫН – 1) Агалтын 2) күч. Су энергиясе 3) күч. Мамык. АК АРАКЫ – Су төсендәге, көчле исерткеч эчемлек. АК БАЛЧЫК – 1) Чынаяк ясый торган балчык; Каолин 2) Известь. АК БАШ – Күкебаш, баллы ботка. АК КЕЛӘТ – Җәй көне торыр өчен эшләнгән, тәрәзәле келәт. АК КУЛ, АК НӘСЕЛ – Аксөяк. АК МАЙ – Сөт өстен туглап ясала торган май, атланмай. АК МУНЧА – Морҗалы мунча. АК ПАТША – иск. Россиядә Көнчыгыш халыклары телендә: рус патшасы. АК ТАЛ – Песиле тал. АК ТАҢ – Иртә, таңның яктырган вакыты, көн алды. АК ТЕЛӘК – Изге теләк АК ТӘНЛЕ – Ак раса кешеләре, "европалы" мәгън. АК ТӨН – Төньяк поляр түгәрәктә кояш нурлары тәүлек буе югалмый торган көннәрдәге якты төн. АК ЧӘЧӘК – Ромашка. АК ЭШ – Физик энергияне һәм өс пычратуны таләп итми торган чиста эш. АК ЮЛ – Кая да булса киткәндә яки эш башлаганда уңыш теләп әйтелә торган сүз. АК ӨЙ (ЯК, БҮЛМӘ) – Җыештырылып, юылып тотыла торган өй (як, бүлмә, зал) , кунак өе (татар авылларында гадәттә кара-каршы ике өйнең берсе шундый булган). II. АК – и. 1. Күзнең нәр. б. б. зарарлануыннан яки авырудан соң мөгез катлавында була торган аксыл тап 2. күч. гади. Ак аракы 3. күч. Сөт һәм сөт продуктлары сыер булса, балалар акка туяр

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем решить контрольную работу
Синонимы:


Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»